Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
27.04.2017

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгын билгеләп узар алдыннан Татарстан Республиксы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2017 елның 27 апрелендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырыла.

Чараларда Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе, Федераль Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының “Татарстан Республикасы буенча Баш медико-социаль экспертиза бюросы” Федераль казна учреждениесе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт торак инспекциясе, “Казан шәһәре МБ БК җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты”, “Казан шәһәре МБ БК торак сәясәте идарәсе” вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар катнаша.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү Халыклар дуслыгы йортында  (Казан, Павлюхин ур., 57 йорт,  1 к) 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр узачак. Анда “Павлюхин” тукталышына кадәр 4, 5, 25, 43, 68, 71, 77 номерлы автобуслар белән барып җитеп була.

Белешмәләр өчен телефон - (843) 223-02-13.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International