Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгак һм 2017 елга бурычлар турында” темасына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин катнашындагы видеоконференцэлемтә режимындагы йомгаклау коллегиясе утырышы
18.01.2017

Үткәрү көне, вакыты: 2017 елның 18 гыйнвары, 10.00 сәгатьтә башлана.
Үткәрү урыны: ТР Мәдәният министрлыгының утырышлар залы (Казан, Пушкин ур, 66/33)
 
Коллегиядә катнашучылар:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары;
Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе;
Татарстан Республикасы Югары суды рәисе;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары рәисләре;
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре;
башкарма хакимиятнең федераль органнарының  республика һәм территориаль органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре;
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе;
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты идарәләре җитәкчеләре;
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил;
суд органнары, прокуратура вәкилләре;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары;
структур бүлекчәләр җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре;
җәмәгатьчелек вәкилләре;
чакырылган затлар;
видеоконференцэлемтә режимында башкарма комитетлар җитәкчеләре, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары вәкилләре.
 
Коллегиядә чыгыш ясыйлар:
1. Глухова Лариса Юрьевна, Татарстан Республикасы юстиция министры, “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгак һм 2017 елга бурычлар турында”  темасына доклад белән;
2. Гафаров Роман Фәһим улы, Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары,  “2016 елда Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеге турында” темасына доклад белән;
3. Зәйниева Әдилә Хәким кызы, Татарстан Республикасы Биектау суд районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы,  “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлегенә заманча мәгълүмати технологияләрне кертү” темасына доклад белән;
4. Даутов Сәлим Фәһим улы, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе,  “Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы җирле үзидарәсе органы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлеге турында” темасына доклад белән;
5. Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International