Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
17.11.2016

Бөтендөнья бала көнен бәйрәм итү көнендә, 2016 елның 18 ноябрендә Россия Федерациясе территориясендә ел саен Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

Бу көнне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә балалар хокуклары һәм аларны яклау мәсьәләләре, опека һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары буенча лекцияләр һәм семинарлар, шулай ук ятим балалар, ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар, үз гаиләсенә ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балаларны алырга теләгән затлар, уллыкка яи кызлыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре һәм вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар узачак.

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында республика муниципаль берәмлекләрендә чаралар уздыру урыннары исемлеге Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Түләүсез юридик ярдәм” бүлегендә, шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының рәсми сайтларында урнаштырылган.

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан “Татарстан халыклары дуслыгы йортында” (Казан шәһ., Павлюхин ур., 57, к.1) 2016 елның 17 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төрле төркемнәргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узачак.  Анда “Павлюхин” тукталышына кадәр 4, 5, 25, 43, 68, 71, 77 нче автобуслар белән килеп җитәргә мөмкин.

Чараларда Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Граждан хәле актларын теркәү идарәсе, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф органы һәм опека һәм попечительлек органы хезмәткәрләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар да катнашачак.

Белешмәләр өчен телефон - (843) 223-02-13.

 



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International