Халыкара өлкәннәр көне кысаларында өлкән яшьтәге кешеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
29.09.2016

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында 2016 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында өлкән яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздырылачак.

Чарада Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге вәкилләре, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Вятка баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча милли банкы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт торак инспекциясе, “Казан шәһәре БК Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты” КИК вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар катнашачак.

Өлкән яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм Халыклар дуслыгы йортында (Казан, Павлюхин ур., 57 йорт, 1 к.) күрсәтеләчәк. 4, 5, 25, 43, 68, 71, 77 нче автобуслар белән “Павлюхин” җәмәгать транспорты тукталышына кадәр килергә кирәк.

Белешмәләр өчен телефон - (843) 223-02-13.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International