“Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының 2016 елның 1 яртыеллыгында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча эшчәнлеге турында”коллегия утырышы
17.08.2016

Үткәрелү урыны һәм вакыты: 2016 елның 17 августы,  10.00.

Үткәрелү урыны: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының утырышлар залы (Казан шәһ., Пушкин ур., 66/33 йорт).

Коллегия утырышын Татарстан Республикасы юстиция министры Глухова Лариса Юрьевна алып барачак.

Коллегия утырышында катнашалар:

Хөснетдинов Фәрхәт Госман улы – Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе;
Салихов Җәүдәт Миргазим улы – Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы;
Гафаров Роман Фәһим улы – Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары;
Гревцов Андрей Борисович – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Хокукый идарәсе башлыгы;
Кадыйров Рөстәм Раиф улы - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының административ һәм хокук саклау органнары идарәсе башлыгы;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары;
Татарстан Республикасы суд органнары вәкилләре;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре.

“Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2016 елның 1 яртыеллыгында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча эшчәнлеге турында” доклады белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Рагозина Надежда Владимировна чыгыш ясады.


Шулай ук Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре турында докладлар белән чыгыш ясадылар:
Гафаров Роман Фәһим улы - Татарстан Республикасы  Югары Суды рәисе урынбасары;
Нуруллина Любовь Николаевна - Казан шәһәре Совет суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International