Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
28.04.2016

1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2016 елның 28 нче апрелендә Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Әлмәт, Бөгелмә, Зеленодольск, Түбән Кама муниципаль районнарында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылачак.

Чараларда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләре, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының “Татарстан Республикасы буенча медико-социаль экспертиза баш бюросы” федераль казна учреждениесе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, “Казан шәһәре МБ БК җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты” МКИ, “Казан шәһәре МБ БК торак сәясәте идарәсе” МКИ вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар катнашачак.

Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү Халыклар дуслыгы йортында (Казан шәһ., Павлюхин ур., 57 йорт, 1к.) башкарылачак. Анда Павлюхин тукталышына кадәр 4, 5, 25, 43, 68, 71, 77 нче автобуслар белән килергә була.

Республиканың муниципаль берәмлекләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар уздыру мәйданнары турындагы мәгълүмат:

Чаллы шәһәре - мэрның җәмәгать кабул итү бүлмәсе,  Академик Рубаненко ур., 7 (3/18) йорт, 13.00 сәгатьтән;

Әлмәт муниципаль районы -  яшьләр үзәге, Әлмәт шәһ., 9.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр;

Бөгелмә муниципаль районы - “Техника йорты” муниципаль мәдәният учреждениесе, Муса Җәлил ур., 31 йорт, 14.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр;

Зеленодольск муниципаль районы -  Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “РӘХӘТ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Ленин ур., 49 йорт, 10.00 дән  12.00 сәгатькә кадәр;

Түбән Кама муниципаль районы - актлар залы, Түбән Кама шәһ., Школьный Бульвар ур., 2 “А” йорт, 10.00 сәгатьтән.

Белешмәләр өчен телефон - (843) 223-02-13.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International