Гражданнарның түләүсез юридик ярдәмне татар телендә алуга хокуклары

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 октябрендге 794 номерлы карары белән расланган  ««2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү»  дәүләт программасының бер юнәлеше булып рус һәм татар телләренең Татарстан Республикасының дәүләт телләре буларак бердәй эшләүләренә шартлар тудыру тора.
Әлеге чараны гамәлгә ашыру, аерым алганда, гражданнарга түләүсез юридик ярдәмне татар телендә алу мөмкинлеген бирүдә чагыла.
Түләүсез юридик ярдәмнең төрләре, аны күрсәтүчеләр (анда катнашучылар), шулай ук түләүсез юридик ярдәмне алуга хокуклы гражданнар категорияләре «Татарстан Республикасы гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законында күрсәтелгән.
Түләүсез юридик ярдәмне татар телендә алырга теләгән гражданнар бу хакта ярдәм сорап килгән чакта әйтергә тиешләр. Мондый очракта аларга тәрҗемәче хезмәте тәкъдим ителә.
 

Соңгы яңарту: 2023 елның 17 апреле, 17:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International