2017 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы А.В.Воробьёв республиканың Кама Тамагы суд районы буенча 1 нче суд участогы бинасы ачлышында катнаштылар.
Җәмәгать судьясы Л.Ф. Гафиатуллина һәм аның аппараты район администрациясе тарафыннан бирелгән, Кама Тамагы ш.т.б., Калинин ур., 7 нче йортта урнашкан күпфункцияле үзәк бинасының икенче катында урнашкан.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, муниципаль район башлыгы П.Н.Лоханов, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, район суды рәисе Р.Г.Гаязов катнаштылар.
Кунаклар суд участогының эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган бинасы белән таныштылар. Бинада судья кабинеты, суд утырышлары залы, архив һәм канцелярия урнашкан, шулай ук саклык-янгын куркынычсызлыгы сагы төймәләре белән җиһазландырылган. Барлык бүлмәләр дә компьютер һәм оргтехника, корпуслы мебель һәм металл мебель белән җиһазландырылганнар.
Бина халыкка килеп җитү өчен уңайлы урында урнашкан