Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

2017 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышында каралды:

коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлеше нәтиҗәләре буенча 2017 елда башкарылган эш өчен Татарстан Республикасы прокуроры тарафыннан тәкъдим ителгән мәгълүмат;

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең 2016 ел өчен керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы бурычлары турындагы мәгълүматларны бирүләре буенча кампания нәтиҗәләре турындагы доклад,

бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле файдалану буенча эчке финанс контроле һәм аудитны гамәлгә ашыру,

җирле үзидарә органнарының аларга тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда коррупциягә каршы тору турындагы законнарны үтәүләре,

Министрлыкта административ-хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашырган чакта коррупциягә каршы торуга һәм коррупцион хәлләрне профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар,

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы комиссия утырышының  2017 елның 29 мартындагы 1 номерлы беркетмәсен гамәлгә ашыру барышы.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин, эшләр идарәчесе Н.И. Латыйпов, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Т.Ю. Латыева, финанс бүлеге башлыгы Г.Ф.Мөхәммәтдинова, җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Г.И. Касыймова, җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Р.У. Гарипов чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International