Сургутта “Сабантуй” бәйрәме

2017 елның 20 июне, сишәмбе

2017 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Сургут шәһәрендә “Сабантуй” татар милли бәйрәме уңаеннан уздырылган чараларда катнашты. Бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов та сәламләү сүзләрен җиткерде.

“Спортивное ядро” стадионында тамашачылар каршында артистлар, милли коллективлар вәкилләре, спортчылар чыгыш ясады.

Бәйрәм уза торган мәйданда корылган милли шатерлар һәм юрталарда теләгән һәр кеше милли киемнәр кигән хуҗалар белән танышып,  татар, башкорт кухнялары ризыкларын азыз итә, көнкүреш җиһазларын карый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International