Аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

2017 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 5 хезмәткәренең, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының 1 дәүләт граждан хезмәткәренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килүләренә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт граждан хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, булдыклылыгын бәяләүгә юнәлдерелә, аның нигезендә комиссия дәүләәт граждан хезмәткәрен класслы чин бирүгә лаек яки дәүләт граждан хезмәткәре квалификация имтиханын бирә алмаган дигән карар кабул итә.

Аттестация нәтиҗәләре буенча аттестацияләү комиссиясе карары белән 6 дәүләт граждан хезмәткәре квалификация имтиханын тапшырдылар һәм үз вазыйфалары нигезендә чираттагы класслы чинга тәкъдим ителергә лаеклар дип табылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International