Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмәләр

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

2017 елның 23 нче һәм 24 нче  март көннәрендә Татарстан Республикасы  юстиция министры урынбасары  Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан  Республикасының Чаллы шәһәре, Тукай суд районы һәм Казан шәһәренең Мәскәү суд районы буенча  җәмәгать судьялары аппаратлары  хезмәткәрләре белән киңәшмәләр  узды.

Киңәшмәләрдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бүлекләре башлыклары - җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру, мәгълүмати, матди-техник һәм кадрлар белән тәэмин итү вазыйфаларында булучы затлар А.Г.Сафин, А.В.Воробьёв, Т.Ю.Латыева, бүлек башлыгы Э.Л.Ишмөхәммәтова , әйдәп баручы белгечләр И.Ф.Вафин, А.К.Шәйхаттарова, Д.А.Пилин катнаштылар. Чыгышлар барышында алар эшчәнлекнең үзләре карамагында булган өлкәләренә кагылышлы проблемаларга тукталдылар.

Уздырылган очрашулар кысаларында суд участоклары эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды, шулай ук оештыру эшләре һәм документлар әйләнеше бүлеге башлыгы Ф.К.Нуриева тарафыннан Электрон документлар әйләнешенең бердәй ведомствоара системасында эшләү буенча аңлату эшләре уздырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International