Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмәләр

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

2017 елның 15 нче һәм 17 нче  март көннәрендә Татарстан Республикасы  юстиция министры урынбасары  Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан  Республикасының Зеленодольск, Чистай  һәм Әлмәт суд районнары буенча  җәмәгать судьялары аппаратлары  хезмәткәрләре белән киңәшмәләр  узды.

Киңәшмәләрдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бүлекләре башлыклары - җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру, мәгълүмати, матди-техник һәм кадрлар белән тәэмин итү вазыйфаларында булучы затлар Р.Р.Нәбиуллин, А.Г.Сафин, А.В.Воробьёв, Т.Ю.Латыева катнаштылар.

Уздырылган очрашулар кысаларында суд участоклары эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды, шулай ук оештыру эшләре һәм документлар әйләнеше бүлеге башлыгы Ф.К.Нуриева тарафыннан Электрон документлар әйләнешенең бердәй ведомствоара системасында эшләү буенча аңлату эшләре уздырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International