Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

2016 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышында каралды: 2016 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупция торышы турында халык фикерен белү” темасына социологик тикшеренү нәтиҗәләре;

Министрлыкның урындагы затлары эшчәнлегендә коррупцион чагылышлар турында ММЧ чараларында (“Интернет” челтәрен дә кертеп), шулай ук гражданнардан һәм юридик затлардан керә торган мөрәҗәгатьләрдә булучы мәгълүматларга мониторинг уздыру нәтиҗәләре;

2016 елда норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча эшләрнең торышы турындагы мәсьәләләр;

коррупция һәм Министрлыкта коррупцион шартларны киметү буенча кабул ителә торган чаралар турында, шул исәптән дәүләт граждан хезмәтенә кабул ителгән чакта дәүләт граждан хезмәте турындагы закон таләпләрен үтәү турындагы, Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләрен эшмәкәрлек белән шөгыльләнүгә юл куймау, хезмәт урынында үз-үзеңне тотуның гомуми принципларын саклау турындагы мәсьәләләр;

коррупциягә каршы тору максатларында бюджет акчаларын һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мөлкәтен файдаланганда законнарны үтәүне тәэмин итү өчен Министрлыкта кабул ителгән чаралар турындагы мәсьәләләр;

2016 елда Министрлык һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары ихтыяҗлары өчен башкарылган сатып алуларга анализ;

2016 елда Министрлык ихтыяҗлары өчен дәүләт заказын урнаштыру нәтиҗәләре;

Министрлыкның дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашыргандагы эшчәнлеге нәтиҗәлелегенә бәя бирү өлешендә идарә итүгә дәүләт биреме индикаторын үтәү.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең 2016 елга эш планының үтәлешенә нәтиҗәләр ясалды, Комиссиянең 2017 елга эш планы проекты каралды.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры, Комиссия рәисе Л.Ю.Глухова, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, хокукый экспертиза һәм норма чыгару эшчәнлеге бүлеге башлыгы Н.Ю.Казанцева, норматив хокукый актларны теркәү һәм Министрлык эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Э.И.Слепнева, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Н.М.Еникеева һәм кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты,  коррупция һәм башка төрле хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат, Комиссия секретаре А.А.Мухачев катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International