Беренче класс укучылары өчен бәйрәм

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе уңаеннан “Белем көне”нә багышланган бәйрәм тантанасы узды. Бәйрәм министрлык аппараты хезмәткәрләренең быел 1нче класска барасы балалары өчен оештырылган иде.
Министр Л.Ю.Глухова, урынбасарлары М.М.Ибәтов һәм Н.В.Рагозина белән бергәләп, балаларны беренче уку елы белән тәбрик итте, аларга ныклы сәламәтлек һәм укуларында уңышлар теләде. Балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды.
Нәни кунаклар тәм-том белән сыйландылар, мәктәп темасына багышланган табышмакларга җаваплар таптылар, мәктәпкә ничек әзерләнүләре турында сөйләделәр.
Беренче класска барасы балаларга министрлык бинасы буенча экскурсиядә булдылар, әти-әниләренең эш урыннарын күрделәр
Министрлык җитәкчеләре белән төшкән фоторәсем аларга бу матур көн турында искә төшереп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International