Булачак юристлар Конституция өйрәнәләр

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

2013 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе каршындагы Яшь юристлар советы тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясен кабул итүнең 20 еллыгына багышланган ”Конституция – илнең Төп законы” Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары укучылары арасында конкурс оештырылды.
Конкурста Казан шәһәре, Татарстан Республикасы Арча, Биектау, Зеленодольск һәм Балык Бистәсе районнары мәктәпләренең 76 өлкән сыйныф укучылары катнашты, аларның күбесе юридик факультетка керергә җыена.
Жюри составында – Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова, ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н. Столяров, Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары А.Р. Шакараев һәм А.А. Хамматова, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Р.Г. Гаптелганиев, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе аппараты җитәкчесе М.Х. Вафин, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе каршындагы Яшь юристлар советы вәкилләре Р.Н. Галиуллин һәм Т.Г. Какохо.
Конкурсның 1 туры тестлаштыру рәвешендә узды: катнашучыларга Россия Федерациясе Конституциясенә һәм законнарына, җәмгыять белеменә һәм тарихка бәйле 30 сорауга җавап бирү тәкъдим ителде. Сорауларның характеры максималь рәвештә Бердәм дәүләт имтиханы биремнәренә якынайтылган. Конкурсантлар Россия Федерациясе Конституциясен яхшы белүләрен һәм тест уздыруда югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Финал өлешкә иң күп балл җыйган 10 катнашучы керде: Тимур Гатиятуллин (165 нче мәктәп), Рамиль Әкбәров (13 нче гимназия), Светлана Фәрхуллина (91 нче мәктәп), Ләйсән Минһаҗева (102 нче гимназия), Анастасия Филиппова (2 нче Васильево мәктәбе), Анна Пугачева (7 нче гимназия), Айдар Гайнетдинов (7 нче лицей-интернат), Екатерина Абызова (130 нчы мәктәп), Наилә Миассарова (5 нче лицей), Серафим Паршенков (2 нче лицей-интернат).
Турлар арасында Казан шәһәре Авиатөзелеш районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Р.Г. Гаптелганиев һәм Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы ярдәмчесе Р.Р. Мортазина хокукый лекцияләр укыдылар, шулар барышында законнар, прокуратура һәм судлар турында сөйләделәр, тыңлаучылар сорауларына җаваплар бирделәр.
Финал өлешендә конкурсантлар жюри һәм тамашачылар каршында үзләре сайлаган темаларга нотыклар белән чыгыш ясадылар. Жюри өч җиңүчене билгеләде: Тимур Гатиатуллин (165 нчы мәктәп), Рамиль Әкбәров (13 нче гимназия) һәм Светлана Фәрхуллина (91 нче мәктәп).
Җиңүчеләрне һәм финалистларны дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр.
Булачак юристлар әлеге чарага бик җитди карадылар, яңа белемнәргә һәм хисләргә баедылар. Катнашучыларның һәм конкурс белән кызыксынучыларның күплеген исәпкә алып, аны оештыручы Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе каршындагы Яшь юристлар советы вәкилләре конкурсны ел саен уздырырга дигән тәкъдим керттеләр.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International