Татарстан Дәүләт юридик бюросы юристлары пенсионерга түләүсез ярдәм күрсәттеләр

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Республикада яшәүче пенсионер Татарстан дәүләт юридик бюросына хокук билгеләүче документ булу фактын ачыклау мәсьәләсе буенча түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Ханым аңлатканча, 1977-1989 елларда ул хәзерге вакытта инде бетерелгән төзелеш оешмасында эшләгән. Әлеге оешмада эшләү вакыты аның гомуми хезмәт стажына керми, чөнки оешманың архив белешмәләрендә аның исемен күрсәтүдә хаталар ясалган. Бу хаталар суд тәртибендә генә төзәтелә ала.

“Гариза бирүченең документларын һәм аңлатмаларын өйрәнү нәтиҗәләре буенча судка гариза бирүчегә архив белешмәләре булу фактын билгеләү турында гариза әзерләнгән. Гаризаны карау нәтиҗәләре буенча таләпләр тулысынча канәгатьләндерелде”, -дип хәбәр итте Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятуллов.

Элегрәк юстиция министры Рөстәм Заһидуллин ТР Дәүләт юридик бюросының закон буенча түләүле юридик хезмәтләр күрсәтергә хокукы булмавына игътибар юнәлтте һәм бүген ул түләүсез юридик хезмәтләрнең төп тәэмин итүчесе булып тора.

Хокукый консультацияне Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 124 йорт, 2 корпус адресы буенча урнашкан дәүләт юридик бюросында бушлай  алырга мөмкин. Эш вакыты дүшәмбедән җомгага кадәр 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 13.00 сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International