Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы

2024 елның 29 марты, җомга

Быел Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның Әнәс Гатауллин рәислегендә беренче утырышы узды.

Утырышта 2023 ел йомгаклары буенча Татарстан дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турында аналитик күзәтү каралды.

Иҗтимагый совет әгъзалары Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасында катнашучыларның үзара хезмәттәшлек тәртибен раслау турында Татарстан Республикасы Президенты Указына үзгәрешләр кертү хакындаТатарстан Республикасы Рәисе указы проекты буенча фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлек турында доклад белән кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева чыгыш ясады.

Утырыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның 2024 елга эш планы расланды.

Иҗтимагый совет эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны Министрлыкның рәсми сайтында “Министрлык турындабүлегендәТатарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советбүлекчәсендә табып була.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International