Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Бүген коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Утырыш юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә узды. Көн тәртибенә биш сорау чыгарылган иде.

 

Коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат Алексей Мельников, доклад белән чыгыш ясап, Министрлыкта коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча системалы эш алып барылуын билгеләп үтте. Бу эшчәнлек коррупциягә китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны киметүгә һәм Юстиция министрлыгы хезмәткәрләрен коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

 

Моннан тыш, Министрлык базасында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының яңа кабул ителгән хезмәткәрләре өчен “Һөнәргә кереш” программасы буенча стажировка мәйданчыгы оештырылды, аның кысаларында “Коррупциягә каршы тору” темасына лекцияләр үткәрелә. 2023 елның I кварталында республиканың җәмәгать судьялары аппаратларының яңа кабул ителгән 45 хезмәткәре стажировка үтте.

 

Утырыш турында беркетмә һәм мәгълүмат Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Эшчәнлек” бүлегенең “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә урнаштырыла.

 

Шулай ук Министрлыкта биредәге һәм республика җәмәгать судьялары аппаратларында коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоны эшли– 8(843)-222-60-30.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International