“Республика башкарма хакимият органнарының нормалар төзү эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Республика башкарма хакимияте органнарының юридик хезмәтләренә законнарны мониторинглау һәм норматив хокукый актлар проектларын эшләү мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышында белдерде.

Утырыш республика башкарма хакимият органнарының нормалар төзү эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган, аны координацияләү һәм камилләштерү Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре булып тора.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Лариса Глухова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы Марат Долгов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының административ һәм хокук саклау органнары идарәсе башлыгы Рөстәм Кадыйров, шулай ук республика башкарма хакимият органнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләре, коллегия әгъзалары һәм Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Юстиция министрының беренче урынбасары докладында шулай ук 2023 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының закон проектлары эшчәнлеге планы 10 закон проектын үз эченә ала дип билгеләп үтелде. Шулардан 5 закон проекты инде I кварталда Дәүләт Советына кертелгән, 1 закон проекты агымдагы айда республика парламентына кертелгән. Тагын 4 закон проекты агымдагы елның II һәм III кварталларында Дәүләт Советына кертелергә тиеш.

“Планлы закон проектларын эшләүчеләр Юстиция министрлыгына алдан – аларны республика Хөкүмәтенә керткәнче бер айдан да соңга калмыйча тәкъдим итәргә тиеш”, - дип искәртте Айнур Галимов.

Республика башкарма хакимияте органнары актларын дәүләт теркәве турында сөйләгәндә, министрның беренче урынбасары түбәндәгеләрне билгеләп үтте: “Татарстан Республикасында актларны дәүләт теркәвенә алу Юстиция министрлыгы тарафыннан 30 елдан артык – 1992 елның 1 сентябреннән гамәлгә ашырыла. Бу чорда зур тәҗрибә тупланган һәм Министрлык хезмәткәрләре башка төбәкләрдән килгән, аларның күбесе өчен дәүләт теркәве яңа институт булган коллегалары белән аны теләп уртаклаша. Әлеге институт актларның законнарга туры килүен тәэмин итүгә юнәлдерелгән, һәм Министрлыкның,  норматив хокукый актларны дәүләт теркәвендә вәкаләтле орган буларак төп бурычы - аларның юридик чисталыгын тәэмин итү. Бүгенге көндә республикада 11 000 гә якын башкарма хакимият органнары актларына карата дәүләт теркәве гамәлгә ашырылган.

Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Лариса Глухова үз чыгышында Татарстан Республикасы Рәисенә кертелә торган хокукый актлар проектларын әзерләгәндә барлыкка килә торган аерым проблемалы мәсьәләләрне билгеләде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы Марат Долгов республика башкарма хакимияте органнары тарафыннан нормалар төзү эшчәнлеген тәэмин итү эшендәге җитешсезлекләр турында доклад белән чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү идарәсе норматив хокукый актларның законлылыгын күзәтү буенча 1 нче бүлеге прокуроры Алсу Сафина региональ нормалар иҗат итүнең законлылыгын күзәтү турында хәбәр итте.

Утырышта катнашучыларның чыгышларын йомгаклап, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин эшләнә торган норматив хокукый актлар һәм аларга материаллар проектларының сыйфатын арттыру зарурлыгын билгеләп үтте. Моннан тыш, Рөстәм Заһидуллин республика башкарма хакимияте органнарының даими рәвештә законнарга үзгәрешләр кертү һәм республика законнарын вакытында актуальләштерү мониторингын гамәлгә ашыруына игътибар итте.

Утырыш традицион рәвештә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International