Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме утырышы

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Бүген юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы узды.

Эшче төркем әгъзалары түбәндәге сораулар буенча фикер алыштылар:

1) “Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты;

2) Идел төбәкара табигатьне саклау прокуратурасының аеруча саклана торган табигый территорияләрнең мәйданы, чикләре, махсус саклану режимы үзгәрүен җайга салу, шулай ук региональ әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территорияләрне бетерү буенча тәкъдиме.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча әлеге мәсьәләләр буенча кабат фикер алышу кирәклеге ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International