Мамадыш муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү үткәрелде

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта республиканың Мамадыш районы авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү үткәрелде. Чара министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә узды.

Чарада Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының хокукый эш бүлеге башлыгы Илдар Фәтхуллин, Мамадыш муниципаль районы Советының оештыру эшләре бүлеге башлыгы Гөлүсә Юнысова, Мамадыш муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашучыларга законнардагы иң әһәмиятле үзгәрешләр, аерым алганда, мөлкәт, җир, торак мәсьәләләренә, гражданнарның аерым категорияләрен социаль яклауга кагылышлы һәм башка өлкәләрдәге үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү өлешендә Мамадыш районы җирле үзидарә органнарының эше турында сөйләде.

Кабул итү барышында шулай ук административ җаваплылыкка тарту, мөлкәти булмаган характердагы таләпләр һәм суд карарларын үтәү турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International