ТР җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсының ярымфинал этабы нәтиҗәләре

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

2022 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсын оештыру һәм үткәрү комиссиясе утырышы уздырылды.

Конкурс турында нигезләмәнең 3.2, 4.12 пунктлары нигезендә беренче ике этапта конкурста катнашучылар җыйган балларның җыелма саны Конкурсның финал этабына узу өчен кирәкле балларның минималь бусагасына җитмәде.

 Шуңа бәйле рәвештә, 2022 елда ТР җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсы комиссия карары буенча үткәрелмәгән дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International