Балтач муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү үткәрелде

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Министрлыкта йомгаклау коллегиясе карарын үтәү йөзеннән авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итүләр уза.

2022 елның 27 июлендә министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Балтач муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен видео аша кабул итү булды.

Чарада җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы Альберт Камалетдинов, җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова, шулай ук җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина катнаштылар.

Альберт Камалетдинов катнашучыларга җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде. Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү буенча бирелгән дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турында сөйләде, Ралия Гарифуллина Балтач районы җирле үзидарә органнарының актларны муниципаль регистрга җибәрү, аларны законнарга туры китерү өлешендә башкарган эшләре турында сөйләде.

Чарада катнашучылар шулай ук бирелгән сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International