“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының муниципаль норматив хокукый актлар турында мәгълүмат алуга гражданнарның хокукларын тәэмин итү турында юстиция министры урынбасары белән интервьюсы

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бүген юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Татар-информ” МА корреспондентына интервью бирде.  Министр урынбасары гражданнарның дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат алу хокукларын тәэмин итү турында сөйләде.

“Һәркем теләсә нинди законлы ысул белән ирекле рәвештә мәгълүмат эзләргә, алырга, тапшырырга, җитештерергә һәм таратырга хокуклы. Цензура тыела. Дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, вазыйфаи затлар, әгәр законда башкасы каралмаган булса, һәркемгә аның хокукларына, ирекләренә һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы карарлар һәм башка материаллар белән, шул исәптән “Интернет” челтәрен кулланып, танышу мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш”, - дип хәбәр итте Мөхәррәм Ибәтов.

Министр урынбасары норматив хокукый актлар турында дөрес мәгълүмат алу өчен кулланыла торган мәгълүмат системалары, шул исәптән Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы, Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында турында сөйләде.

Тулырак мәгълүмат Министрлыкның Вконтакттагы рәсми битендә туры эфирда  https://vk.com/video-185284367_456239057

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International