Балалар республика клиник хастаханәсендә дәваланучы балалары булган гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсендә (БРКХ) дәваланучы балалары булган гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм

 ТР Юстиция министрлыгы Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында “ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсе” ДАССОда дәваланучы балалары булган гаиләләргә консультация үткәрәчәк.

Түбәндәге  мәсьәләләр буенча:

- сәламәтлек саклау;

- торак, гаилә, җир законнары;

- социаль һәм пенсия белән тәэмин итү.

 

Кайчан: 30 май

Кайда: “Роналд Макдоналд йорты” гаилә кунакханәсе (Казан шәһ., Оренбург тракты ур., 140А)

Сәгать ничәдә: 16: 30дан 18: 30га кадәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International