Алексеевск районының җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен өйрәнү

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Министрлык хезмәткәрләре Алексеевск муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль районга керүче авыл җирлекләреннән  Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәүне өйрәнү буенча күчмә чара үткәрделәр.

Алексеевск муниципаль районының юридик хезмәте хезмәткәрләренә “2014 – 2024 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.

Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, дәүләт вәкаләтләрен башкарганда эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International