Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы

2022 елның 18 марты, җомга

 Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.

Комиссия утырышында түбәндәгеләр чыгыш ясады: кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты, коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат, комиссия секретаре Алексей Мельников, хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлеге башлыгы Наталья Казанцева, җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары Ралия Рәкыйпова, Министрлыкның норматив хокукый актларын теркәү һәм эшчәнлекне хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасарыЛюдмила Елина, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Наилә Габидуллина , финанс бүлеге башлыгы  Наилә Гыйзятуллова, түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2021 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлек турында.

2.   Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган 2021 елда коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турындагы белешмәләрне анализлау нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсе тарафыннан әзерләнгән күзәтүне карау турында.

3. 2021 ел йомгаклары буенча норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү эшенең торышы турында.

4. Коррупциягә каршы тору максатларында Министрлыкның бюджет акчаларын һәм мөлкәтен файдаланганда законнарны үтәүне тәэмин итү өчен Министрлыкта күрелә торган чаралар турында. 2021 елда Министрлык һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары ихтыяҗлары өчен сатып алуларны анализлау. 2021 елда Министрлык ихтыяҗлары өчен дәүләт заказын урнаштыру нәтиҗәләре. Дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашырганда Министрлык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өлешендә идарәгә дәүләт биреме индикаторларын үтәү.

5.  “2015 – 2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының 2021 елда үтәлешенә контроль кысаларында үткәрелгән күчмә тикшерүләр нәтиҗәләре турында.

6. “Интенет” челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары рәсми сайтларының бүлекләрен урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне үтәү мониторингы нәтиҗәләре турында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International