Дәүләт программасы үтәлеше турында киңәшмә

2021 елның 17 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрның беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә «2015 – 2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы чараларының үтәлеше турында» киңәшмә узды.

Чара Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары һәм «Бизнес коррупциягә каршы» иҗтимагый процедуралар үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешма вәкилләре катнашында узды.

Киңәшмә кысаларында 2021 елда Программа чараларын үтәү нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International