Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Юристлар көненә багышланган киңәйтелгән аппарат киңәшмәсе

2021 елның 3 декабре, җомга

Бүген коллективның гомуми җыелышында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин министрлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Юристлар көне белән котлады.

Үзенең котлау сүзендә министр юрист һөнәренең әһәмиятен һәм кирәклеген, хокукый цивилизацияле җәмгыятьтә юристның социаль роленең мөһимлеген билгеләп үтте, министрлык хезмәткәрләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен даими камилләштерү кирәклеген ассызыклады. Министр коллективка сәламәтлек, иминлек, хезмәттә югары нәтиҗәләргә ирешүне һәм законга хезмәт итүдә профессиональ уңышлар теләде.

Ахырда Министрлыкның аерым хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, Министрлыкның ведомство бүләкләре һәм Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына билгеләнүгә бәйле рәвештә, яңа хезмәткәрләргә таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International