Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» исеменә конкурс финалы

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» исеменә конкурс финалы узды.

Финал этабында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өч теманың берсенә слайдлар кулланып доклад рәвешендә йомгаклау эшен тәкъдим иттеләр:

  1. «Җәмәгать юстициясенең актуаль проблемалары»;
  2. «Дәүләт граждан хезмәткәре-җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәренең хезмәт урынында үз-үзен тотышының  профессиональ этикасы, авыр холыклы кешеләр белән эшләү»;
  3. «Эш башкаруны автоматлаштыру - камилләштерү юллары һәм үсеш перспективалары».

Балларны санау нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзалары «Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы консультанты» номинациясендә җиңүчеләр һәм призерлар дип танырга дигән карар кабул итте:

1 нче урын – Шәйхетдинова Елена Ринат кызы - Татарстан Республикасы Алабуга суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты,

2 нче урын - Халикова Луиза Ирек кызы – Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты,

3 нче урын – Титова Елена Владимировна - Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты.

«Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы суд утырышы секретаре» номинациясендә:

1 нче урын - Тютикова Татьяна Александровна – Татарстан Республикасы Нурлат суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре,

2 нче урын - Газизуллина Лилия Анатольевна - Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре,

3 нче урын – Сиразова Земфира Ринат кызы - Татарстан Республикасы Алабуга суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре.

«Җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире» номинациясендә»:

1 нче урын - Чувашова Виктория Алексеевна - Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире,

 2 нче урын – Корычбаева Лилия Кәрим кызы - Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 12 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире,

3 нче урын - Юнысова Алинә Азат кызы - Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире.

Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә һөнәри уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International