Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында матбугат конференциясе

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан традицион рәвештә  «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы базасында брифинглар үткәрелә.

 Бүген Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов массакүләм мәгълүмат чаралары белән мәгариф өлкәсендә коррупцион хокук бозуларны профилактикалау һәм «2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча брифингта катнашты.

Министрның беренче урынбасары үз чыгышында анда республика һәм федераль дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнаша торган «2015 – 2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасының үтәлеше турында сөйләде.

 Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коррупциягә каршы дәүләт программасы үтәлешен мониторинглауны гамәлгә ашыра.

Программада 121 чара каралган. Чаралар коррупциягә каршы укуларга, пропагандалауга, экспертизага һәм җәмгыятьтә коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт булдыруга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International