Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясендә Министрлыкның җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге турындагы мәсьәлә буенча фикер алыштылар

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

Бүген, 2013 елның 29 маенда, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коллегия утырышы узды, анда “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге турында”гы мәсьәлә каралды.
Фикер алышына торган мәсьәлә буенча төп нотык белән коллегиядә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов чыгыш ясады.
Ул коллегиядә катнашучыларга Министрлык эшчәнлегененең җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итә торган юнәлешләре турында мәгълүмат бирде. Аерым алганда, мондый юнәлешләрнең берсе – җирле үзидарәне оештыру өлкәсендәге законнарны һәм бүтән норматив хокукый актларны әзерләү буенча уртак эш.
Бу юнәлештәге эшне түбәндәге саннар: 2012 ел һәм 2013 елның 1 кварталы эчендә 48 федераль закон проекты, 38 Татарстан Республикасы законнары проектлары, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2 карары проекты,Татарстан Республикасы Президентының 4 указы проекты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1 күрсәтмәсе проекты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 6 карары проекты, җирле үзидарә органнары мәсьәләләренә кагылышлы 1 Татарстан Республикасы кодексы проекты.
Муниципаль берәмлекләрне үзгәртеп кору, аларның чикләрен билгеләү, административ-территория корылышын үзгәртү буенча җирле үзидарә органнарының 10 карарын әзерләүдә хокукый ярдәм күрсәтелде (Арча, Алабуга, Мамадыш, Балык Бистәсе, Болгар, Биектау, Тәтеш муниципаль районнары һәм башкалар).
Җирле үзидарә органнары белән уртак хезмәттәшлек мисалларының берсе –Югары Ослан районында торак пунктын – Иннополис поселогын үзгәртеп кору эше.
Чыгышта тагын Департаментның җирле үзидарә органнары өчен бердәй (якынча) муниципаль норматив хокукый актлар әзерләү өлешендәге эше активлашу билгеләп үтелде. (2011 елда - 8, 2012 елда - 13), алар барысы да Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Коллегиядә катнашучыларга җирле үзидарә органнарына тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен алар тарафыннан башкаруны тикшереп тору буенча Министрлыкның эше турындагы мәгълүмат та җиткерелде. Министрлык – административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча җирле үзидарә органнары тарафыннан дәүләт вәкаләтләрен башкаруны тикшереп торуны гамәлгә ашыручы вәкаләтле орган.
Җирле үзидарә органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләп, аерым алганда, муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләре белән, 2012 елда 2011 ел белән чагыштырганда административ комиссияләр салган штрафларны эзләтеп алу күләме 157% ка яхшырды. 6 муниципаль районда (Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Лениногорск) һәм “Чаллы” муниципаль берәмлегендә административ штрафларны эзләтеп алу эше тотрыклы рәвештә алып барыла. Әмма административ штрафларны эзләтеп алу түбән дәрәҗәдә булган районнар да бар (Югары Ослан, Лаеш, Саба, Тәтеш, Тукай).
Министрлыкның җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлегенең бер юнәлеше – норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясау, аларга коррупциягә каршы мониторинг уздыру эше.
Квартал саен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру турында җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган хисап күрсәткечләрен гомумиләштерү һәм анализлау уздыра. Бу юнәлештә җирле үзидарә органнары тарафыннан үткәрелгән эш күрсәткечләре 2012 елда 2011ел белән чагыштырганда тулаем элеккеге дәрәҗәсендә калган.
Хисап күрсәткечләренә үткәрелгән анализ нигезендә түбән күрсәткечле муниципаль районнар билгеләнде, урыннарда коррупциягә каршы экспертизаны оештыруны өйрәнү һәм тиешле тәкъдимнәр бирү өчен күчмә чаралар оештырылды.
Бу мәсьәлә буенча 2013 елның 1 кварталында җирле үзидарә органнары белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәләре турында сүз йөрткәндә, бу күрсәткечләр 2012 елның 1 кварталы белән чагыштырганда 1,5 мәртәбә артты.
Авыл җирлекләре норматив хокукый актларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелмәгән районнар да билгеләнде. 2012 ел йомгаклары буенча андыйлар – 5 муниципаль район составына керүче авыл җирлекләре. 2013 елның 1 кварталы йомгаклары буенча коррупциягә каршы экспертиза 9 муниципаль район составына керүче авыл җирлекләрендә үткәрелмәгән. 2012 елның 1 кварталында – 21 муниципаль район составына керүче авыл җирлекләрендә.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов чыгышында “Татарстан Республикасы Норматив хокукый актларының регистры турында” 09.02.2009 № 14 Татарстан Республикасы Законын һәм “Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматны алу мөмкинлеген тәэмин итү турында” 04.02.2009 № 8 Федераль законны үтәү, республиканың коррупциягә каршы программасын үтәүне тикшереп тору өлешендә җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек турында билгеләп үтелде.
2012 елда Министрлык тарафыннан 18 муниципаль районда тикшерү уздырылган. 2013 елда шундый ук гамәлләр Теләче, Биектау, Алексеевск һәм Бөгелмә муниципаль районнарында башкарылган.
Районнарда уздырылган тикшерүләр күрсәткәнчә, Лаеш, Чүпрәле, Аксубай һәм Бөгелмә муниципаль районнары алда бара.
Әлеге районнарда коррупциягә каршы эш өчен җаваплылар программа гамәлләрен тормышка ашыруга формаль карамыйлар, югары башкару дисциплинасы, активлык, оперативлык күрсәтәләр, эштә яңа алымнар кулланалар, иҗтимагый структуралар, шул исәптән ММЧ белән тыгыз элемтәдә торалар.
Әмма коррупциягә каршы республика программасы гамәлләрен үтәүгә карата Питрәч районында тиешле игътибар бирелми. Коррупциягә каршы эшчәнлек начар оештырыла, программаны үтәү эшендә формализм хөкем сөрә һәм системалы алым кулланылмый (2012 елдагы тикшерү йомгаклары буенча).
Министр урынбасары коллегиядә катнашучыларга муниципаль берәмлекләр белән турыдан-туры багланышлар турында сөйләде, бу – муниципаль районнарга барулар.
Җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү өчен республиканың муниципаль районнарына һәм шәһәр округларына барулар уздырыла. Күчмә чаралар уздырганда законнарга кертелгән үзгәрешләрне аңлату, аларга җирле мәсьәләләрне хәл итү барышында хокукый ярдәм күрсәтү өчен, шулай ук законнарның бүтән юнәлешләре буенча мәгълүмати-консультатив ярдәм күрсәтү өчен җирлекләр башлыклары белән очрашулар оештырыла.
Министрлык 2012 елның 1 гыйнварыннан 2013 елның маена кадәр чорда муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру һәм башкару буенча оештыру-гамәли чаралар күрү, Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең муниципаль берәмлекләргә барулары кысаларында, административ комиссияләрне төзү һәм эшчәнлеген оештыру буенча дәүләт вәкаләтләрен җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыру, җирле үзидарә органнарына һәм гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатларында, 31 мәртәбә муниципаль районарга чыккан.
2012 елдан алып Министрлык Балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе эшчәнлеген оештыру ягыннан һәм матди-техник яктан тәэмин итә, шулай ук аның балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, сукбайлыгын, хокук бозуларын һәм җәмгыятькә каршы бүтән гамәлләрен профилактикалау, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссияләр, иҗтимагый берләшмәләр, дини оешмалар, башка оешмалар һәм гражданнар белән хезмәттәшлеген тәэмин итә.
Агымдагы елның гыйнварыннан алып маена кадәр балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссияләр эшчәнлеген өйрәнү һәм аларга гамәли ярдәм күрсәтү максатларында, Апас, Югары Ослан, Саба, Зәй, Түбән Кама, Спас муниципаль районнарына бардылар.
2012 елда Министрлык вәкилләре катнашында Алабуга шәһәрендә һәм Биектау станциясендә шушы комиссияләр рәисләре һәм җаваплы секретарьләре өчен зона республика семинар-киңәшмәләре, 2013 елның 10 апрелендә алар өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы базасында видеоконференция режимында “Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау: проблемалары, торышы, перспективалары” темасына укулар уздырылды.
2011 елдан Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе кварталталга бер мәртәбә планлы рәвештә Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм Россия көнендә катнаша.
Әлеге проект кысаларында 2012 елда түләүсез юридик ярдәмнең бердәм көннәрендә 1844 кеше кабул ителде, 2013 елда (3 айда) республиканың 705 кешесенә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде, анда Министрлыкның 18-20 шәр хезмәткәре катнашты.
Җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек кысаларында нотыкта шулай ук республика муниципаль районнары гражданнарын видео аша кабул итүләр уздырылды.
Аерым алганда, 2012 елда Менделеевск, Чүпрәле, Әгерҗе, Чирмешән, Ютазы, Азнакай, Сарман, Баулы, Әлмәт муниципаль районнары катнашында 9 видео аша кабул итү уздырылды. Алар барышында 67 граждан кабул ителде, 71 сорау буенча аңлатма бирелде.
2013 елда 4 видео аша кабул итү уздырылды инде, алар Кукмара, Спас, Минзәлә, Буа муниципаль районнары катнашында барды. Видео аша кабул итүләр барышында 23 граждан кабул ителде, 23 сорау буенча аңлатма бирелде.
Әлеге алымны муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре һәм халык белән хезмәттәшлек алымы буларак дәвам итәргә кирәк.
Коллегиядә катнашучыларга муниципаль хезмәткәрләр өчен укулар оештыру буенча Министрлыкның эше, Министрлыкның җирле үзидарә органнары белән судларда катнашу, суд утырышлары өчен кирәкле документларны әзерләгәндә юридик консультацияләр бирү юлы белән; Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясенең эш төркеме кысаларында муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек турында мәгълүмат бирелде.
Коллегиядә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы Норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге башлыгы Э.М.Аверьянова һәм Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Н.Хәйруллина да чыгыш ясады.
Коллегия утырышы җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлектә уңышларга ирешкән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә Министрлыкның Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International