Чистай шәһәрендә җәмәгать судьяларының суд участокларында өйрәнүләр

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Янгын килеп чыкканда персоналның үзара хезмәттәшлек дәрәҗәсен күтәрү һәм гамәлләрен тикшерү максатларында Чистай шәһәрендә Ленин урамы, 2а йортта җәмәгать судьяларының 1-4 номерлы суд участокларында укулар узды.

 Өйрәнүләрдә җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре, суд приставлары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия, полиция, ашыгыч медицина ярдәме һәм челтәр компаниясе хезмәткәрләре катнашты.

Өйрәтүләр барышында шартлы янгын килеп чыкканда хезмәтләрнең гамәлләре өйрәнелде. Өйрәтүләр нәтиҗәләре буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм суд приставлары хезмәте тарафыннан гадәттән тыш хәл килеп туган очракта хезмәткәрләрнең эш-гамәлләре уңай бәяләнде.

 Мондый укулар хезмәткәрләргә гамәли күнекмәләр алырга һәм гадәттән тыш хәл килеп чыкканда әзерлек дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International