Бөгелмә муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү үткәрелде

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Министрлыкның йомгаклау коллегиясе карарын үтәү йөзеннән авыл җирлекләре башлыкларының видео аша кабул итүләре дәвам итә.

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Бөгелмә муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен видео аша кабул итү оештырылды.

Чарада җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова һәм җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Рәүф Гарипов катнашты.

 Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов муниципалитетлар практикасында барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләрне карады һәм аларга тулы җаваплар бирде. Майя Пашкова катнашучыларга җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде. Рәүф Гарипов җирлекләрнең җирле үзидарә органнарының норма чыгару эшчәнлеге өлкәсендәге, шул исәптән норматив актларны «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы»нда бастырып чыгару һәм «Кодекс» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы тарафыннан ачыкланган кисәтүләрне бетерү өлешендәге проблемаларга да басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International