Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасын ачу

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

2021 елның 15 ноябрендә министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең «Норматив хокукый актлар проектларын эшләү» темасы буенча квалификациясен күтәрү программасын ачты.

Программаны тормышка ашыруда Министрлык хезмәткәрләре дә катнаша.

Укулар барышында тыңлаучылар нормалар иҗат итү эшчәнлеге һәм коррупциягә каршы экспертиза үткәрү нигезләре, норматив хокукый актлар проектларын эшләүнең төп алымнары, юридик техника кагыйдәләре һәм нормалар иҗат итүнең башка мәсьәләләре белән танышачаклар.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы агымдагы елның 17 ноябрендә йомгаклау аттестациясе белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International