Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы

2021 елның 29 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышын үткәрде.

Эшче төркем утырышында «Татарстан Республикасы Җир кодексының 34 һәм 40 статьяларына үзгәрешләр кертү турында», «Татарстан Республикасы территориясендә җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында», шулай ук «Россия Федерациясе Урман кодексына урман кишәрлекләрен сатуларсыз арендага бирү тәртибен билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон проектлары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International