Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина җитәкчелегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән гомуми мәсьәләләр буенча видео-конференц-элемтә режимында семинар-киңәшмә узды.

Сәламләү сүзе белән Надежда Рагозина чыгыш ясады, республиканың җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник һәм оештыру-хокукый тәэмин итү буенча Министрлык эше турында сөйләде.

Семинар барышында докладлар белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Ксения Марточкина һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Наилә Габидуллина чыгыш ясадылар.

 Киңәшмә кысаларында җәмәгать судьяларының суд участоклары эшчәнлегенә, башкару дисциплинасына һәм матди-техник тәэмин ителешенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, хезмәтне саклау, террорчылыкка каршы сак һәм янгын куркынычсызлыгы, шулай ук вакцинация мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International