Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль хезмәткәрләр стажировкасы башланды

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Чараны ачу тантанасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, КФУ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, ВШМУ белем бирү программалары җитәкчесе Светлана Гранкина, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында узды.

Әлеге чара кысаларында республиканың Әлки, Кама Тамагы, Балык Бистәсе муниципаль районнары советлары аппаратларының юридик бүлекләре җитәкчеләре стажировка узачак.

Стажировка программасы норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген оештыруны һәм гамәлгә ашыруны өйрәнүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International