Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы

2021 елның 17 сентябре, җомга

 Юстиция министрлыгы мәйданчыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасының түбәндәге закон проектлары каралды:

- «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез дәрәҗәдә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты турында (әзерләүчесе-Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы);

- «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты турында (әзерләүчесе-Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы);

 - «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты турында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International