Аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләрен ачыклауга юнәлдерелгән аттестация комиссиясе утырышы узды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән аттестацияләнүче 5 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылдылар, аттестацияләнүче 3 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылдылар һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International