Гражданнарны видео аша кабул итү

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

2021 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Зәй һәм Лениногорск муниципаль районнарында яшәүче гражданнарны видео аша кабул итте.

Видео аша кабул итү барышында банкротлык процедурасында булган оешмадан акча түләтү, гаилә составы турында белешмәләр алу проблемасы, башкарма производство кысаларында бурычларны түләтү турында сораулар бирелде.

Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде, законнар нигезләмәләре аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International