Хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт урынында үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы узды.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан үз функцияләрен гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган коррупцион хәвеф-хәтәрләрне бәяләү турында.

2. Керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында дөрес булмаган (тулы булмаган) белешмәләр тапшырганда чагылган коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозу очраклары турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International