26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

2021 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында» 2011 елның 20 маендагы 26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре катнашты.

Закон проекты буенча фикер алышу барышында күрсәтелгән законга Татарстан Республикасы Прокуратурасыннан һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппаратыннан кергән тәкъдимнәр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International