Бөгелмә шәһәрендә ТР Судьялар советының күчмә утырышы узды

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Бөгелмә шәһәренең Яшьләр үзәгендә Роман Гафаров рәислегендә Татарстан Республикасы Судьялар советының күчмә утырышы узды. Утырышта юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина катнашты. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин утырышта видео-конференц-элемтә режимында катнашты.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  1. Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр суды һәм Татарстан Республикасы Бөгелмә суд районы буенча җәмәгать судьяларының эше турында;
  2. «Россия Федерациясе судлары эшчәнлеге турындагы мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү хакында» 2008 елның 22 декабрендәге 262-ФЗ номерлы Федераль законның Татарстан Республикасы судлары тарафыннан гамәлгә ашыру турында.

Утырыш барышында суд аппараты хезмәткәрләре лаеклы бүләкләр алдылар. Надежда Рагозина  Татарстан Республикасы Бөгелмә суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты Галина Буравовага Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.

 Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә һөнәри эшчәнлектә уңышлар телибез!

Бу көнне шулай ук Бөгелмә шәһәр суды бинасында Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев җирле уку йортларыннан 53 студент өчен ачык дәрес үткәрде (В.Г.Тимерясов исемендәге Казан инновацион университетының Бөгелмә филиалы һәм Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте). Ачык дәрестә Надежда Рагозина да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International