Казан шәһәре Киров районы җәмәгать судьяларының суд участокларын карау

2021 елның 4 июне, җомга
2021 елның 4 июнендә Казан шәһәре Киров суд районының суд участокларына эш визиты белән ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Эдуард Каминский килде. Очрашуда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Киров район суды рәисе Олег Соколов, җәмәгать судьялары һәм министрлык хезмәткәрләре катнашты. Бинаны караганнан соң эшлекле очрашу үткәрелде, аның кысаларында җәмәгать судьяларын матди-техник тәэмин итү, цифрлаштыру, кадрлар мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алышынды. Очрашу нәтиҗәләре буенча ТР Юстиция министрлыгы һәм ТР Югары Суды арасында уртак хезмәттәшлекнең өстенлекле мәсьәләләре билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International