Шимбә көнне, 2013 елның 27 апрелендә, Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең спартакиадасы кысаларында “Бустан” спорткомплексында волейбол буенча 1/8 финал уеннары узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы ике уен уздырды: беренчесе – Дәүләт алкоголь инспекциясе командасын 2:1 исәбе белән җиңде, икенчесе – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасына 2:0 исәбе белән оттырды, 30 очко җыеп, волейбол буенча гомумкоманда зачетында 5-8 урыннарны алды.
Спартакиада нәтиҗәләренең йомгак таблицасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы 4 нче урынны яулады (98очко).
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте