Законнардагы яңалыклар

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе
2021 елның 5 апрелендә «Татарстан Республикасында халыкның җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләмен билгеләү тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 5 апрелендәге 15-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2005 елның 20 июлендәге 92-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының элеккеге исеме «Татарстан Республикасында яшәү минимумы турында» дигән яңа редакциядә бәян ителде.

«Яшәү минимумы» төшенчәсе һәм республикада халыкның җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләмен билгеләү тәртибе «Россия Федерациясендә яшәү минимумы турында» 1997 елның 24 октябрендәге 134-ФЗ номерлы Федераль законны исәпкә алып төзәтелде.

Моннан тыш, 2021 елдан җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләме Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан квартал саен түгел, ә ел саен расланачак.

Күрсәтелгән Татарстан Республикасы Законы Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында 2021 елның 5 апрелендә бастырып чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International