Хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы узды

2021 елның 6 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәйданчыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды. Утырышта түбәндәге закон проектлары каралды: «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»;

«Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында»;

«Татарстан Республикасында яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»;

 «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International