«Минем илем-минем Россиям» Бөтенроссия конкурсы

2021 елның 2 апреле, җомга
2021 елның 1 мартында  яшьләрнең авторлык проектларының һәм мәгариф өлкәсендәге проектларның  «Минем илем-минем Россиям» XVIII Бөтенроссия конкурсына старт бирелде.  Ул Россия территорияләрен социаль-икътисадый үстерүгә юнәлдерелгән. 2021 елда конкурска 18 ел тула. 2018 елдан башлап бәйге «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасына керә. Конкурсның идеясе яшь буынны Россия регионнарының, шәһәрләренең һәм авылларының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итүдән гыйбарәт. Конкурс үз тирәсендә Россия һәм аның территорияләрен үстерүдә җаваплы катнашугаәзер булган экспертлар, оештыручылар, максатчан яшьләр берләшмәсен формалаштырды.

2021 елда Конкурс Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елын үткәрү турында» 2020 елның 25 декабрендәге 812 номерлы Указын үтәү кысаларында һәм Ю.А. Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан үткәрелә.

Конкурс турында тулырак: https://moyastrana.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International